Тәтеш шәһәренең "Сабый" балалар бакчасы хәбәр итә

2019 елның 22 июне, шимбә

22 июнь - бу кайгылы датаны без тормышлары аша каты сугыш чорын кичергән,  үзләрен аямыйча сугышкан,  сугыш кырларыннан кайтмаган кешеләр турында хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Бу көн алдыннан "Сабый" балалар бакчасының урта һәм өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәлак булучыларның истәлеген искә алу һәм сугышның ерак һәм куркыныч көннәре турында күбрәк белү өчен, музыка залына җыелдылар. Китаплар һәм иллюстрацияләрне карап, балалар Бөек Ватан сугышы башлану тарихы, кешеләрнең героик гамәлләре һәм Бөек Җиңү турында белделәр. Юрий Левитанның сугыш башлану турындагы хәбәрен, В. И. Лебедев – сугыш елларында язылган җырын тыңладылар. Сугыш олылар өчен дә, балалар өчен дә авыр сынау булды, дигән нәтиҗә ясадылар. Балалар шул елларда хәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм   тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар.

Үткәннәрне искә алу - ул үткәннәрнең эзләрен саклап калу мөмкинлеге һәм ул һәлак булганнарга гына түгел, ә тере кешеләргә дә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International