"Родина" агрофирмасы хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы эшләре чорында янгыннарны кисәтү максатыннан Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Олы Шәмәк авылы аерым пост хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының "Родина" агрофирмасы хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә уздырылды.

Әңгәмә барышында терлек азыгы җыю техникасын беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Хезмәткәрләргә техника янган очракта эш тәртибе, ут белән эш иткәндә сак булу һәм махсус җиһазландырылган урыннардан читтә тәмәке тартуга юл куймау турында искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International