Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара шахмат көне уңаеннан шахмат турниры булып узды

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген Тәтеш шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара шахмат көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган шахмат турниры булып узды.

Интеллектуаль спорт уенын яратучылар тагын бер тапкыр шахмат ярышында көч сынаштылар, үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бу юлы турнирда катнашырга Олы Шәмәк урта мәктәбе укучысы Мария Лашманованы чакырдылар, аның уенына безнең тәҗрибәле уенчылар сокландылар һәм интеллектуаль-спорт өлкәсендә уңышлар теләделәр. Ярышта Юрий Воронков җиңүче булды, барлык катнашучылар да грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

Бу көнне әле Халыкара торт көне дә булу сәбәпле, ярыштагы уңышларны торт белән чәй өстәле артында билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International