12 августта Татарстанның Тәтеш районына WorldSkills әләме эстафетасы килде. Әләм тантаналы рәвештә Мәдәният бүлеге начальнигы Сиякин Юрий Викторович, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Павлушин Сергей Александрович, районның иҗат коллективы, шулай ук Тәтеш механика заводы хезмәт коллективы катнашында кабул иттеләр.
WorldSkills әләм Эстафетасының халыкара этабы узган елның 12 мартында Мадридта старт алды. Испаниядән әләм элегрәк үзендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын кабул иткән 20 ил – Германия, Ирландия, АКШ, Бельгия, Көньяк Корея, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тайвань (Кытай Республикасы), Финляндия, Австралия, Канада, Португалия, Швейцария, Бразилия һәм башкалар буенча сәяхәткә китте.
WorldSkills әләме эстафетасы халыкара этаптан соң Россия буйлап үз маршрутын башлады. Башта ул илнең барлык төбәкләрендә булып, хәзер Татарстан муниципалитетлары буенча сәяхәткә китте. Эстафетаның финал ноктасы 22-27 августта Казанда узачак һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы булачак.