Сезне Дәүләт аләме көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Илебезнең бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаренда кайбер даталар аеруча әһәмияткә ия. 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне әнә шундыйлардан.
Ил флагы — дәүләтчелек, буыннар алмашы һәм халык бердәмлеге символы, анда илнең җәмгыятьтәге югары урыны һәм абруе, үзенең тарихи үткәненә хөрмәте чагылыш таба. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне — безгә рухи бергәлек, уртак казанышларыбызда горурлык хисе бирә торган гомумхалык бәйрәме. Барыгызга да нык сәламәтлек, Ватаныбыз хакына һәм аның даны өчен хезмәт һәм иҗат уңышлары телим.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов