2019 елда беренче сыйныфка баручы балалары булган хезмәткәрләргә 49 оешма төрле формада матди ярдәм күрсәткән. 44 укучы Тәтеш муниципаль районы башлыгы кулыннан портфельләр алды.
Инде күп еллар рәттән Тәтеш РУЭС оешмасы әлеге акция кысаларында авыр матди хәлдәге гаиләләргә иганә ярдәме күрсәтә. 2019 елның 27 августында тантаналы шартларда Тәтеш РУЭС начальнигы Хөснетдинов Шамил Рәмис улы чираттагы тапкыр булачак җиде укучыга портфельләр тапшырды һәм аларга уңышлар теләде.