Район башлыгының Белем көне белән котлавы!

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы! Кадерле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар!

Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм — елда иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, ул барлык буыннарга да кадерле, ул яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача.   Бу көн турындагы якты хатирәләр гомер буе безне җылыта, игелекле эшләргә рухландыра, тормышның авыр минутларында ярдәм итә.      

Беренче чиратта беренче сыйныф укучыларын котлыйсым килә, алар өчен беренче кыңгырау чыңы яңгыраячак.  Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлауда һәм киләчәк тормыш юлын билгеләү елы.

Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм кызыклы булсын.

Педагогларга һөнәри уңышлар, зирәклек, укучылар мәхәббәте, укучыларга  хезмәт сөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата-аналарга сабырлык, балаларының уңышларына һәм җиңүләренә  сөенүләрен телим. 

Сезнең барлык теләкләрегез чынга ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия юлдаш булсын. 

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                       Р. Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International