3 сентябрь көнне Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Экстремизмга - юк! Беслан фаҗигасе" темасына Бердәм республика дәресе үткәрелде. Дәрес барышында укучылар дусларына Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйга турында сөйләделәр һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.