Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күпбалалы гаиләдә тагын бер сабыйның тууы теркәлде

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Тәтеш районы Алабирде авылында яшәүче Илфат и Алина Шәфигуллиннарның гаиләсендә дүртенче бала булып уллары Әмир туды. Әмирның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатларны тәрбиялиләр. Әлеге гадәтләр күпбалалы гаиләләрдә иң мөһиме. “... мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенәбез Әмирне тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәр өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләрмен”, - диде гаилә башлыгы.

Без дә аларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International