Мәдәният йорты методистлары "Без террорга каршы!" дип исемләнгән чара үткәрделәр

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрь терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне булып санала. Әлеге көн Россиядә "Россиянең хәрби дан көннәре турында"гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән иң яңа истәлекле дата. Ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
Бу көнне бөтен Россия буенча матәм чаралары - митинглар, веноклар салу, батырлык дәресләре, акцияләр уза.
Әлеге көнгә багышлап район мәдәният йорты методистлары үзәк паркта "Без террорга каршы!" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Аның барышында кешеләргә җәмәгать урыннарында, оешмаларда, юлларда, паркларда һәм транспортта саклык чаралары күрсәтелгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International