Мультфильмнарга өлкәннәр дә, балалар да битараф түгел. Бүген Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә МБУ “Подвиг”ның педагог-оештыручысы Обидина Ксения Валерьевна 7-9 сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрде. Ул «Мульти-Россия» проекты буенча социаль анимацион роликлар циклы күрсәтте. Һәр мультфильм - Россия шәһәрләренең, регионнарының яки халыкларының визит карточкасы. Мультфильм барышында балаларга сораулар бирелде, укучылар бик теләп һәм җиңел генә биремне үтәделәр.