12 сентябрь көнне “Форпост” үзәге директоры Анна Мещерякова Тәтештәге 2 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “Бердәмлек маршы” эшлекле уен форматында терроризмга каршы дәрес үткәрде.
2004 елда Бесландагы вакыйгалар турында сөйләштеләр, командаларда эшләп, терроризм күренешләре урыннарын, аңа каршы көрәш ысулларын һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен билгеләделәр. Шуннан соң үз идеяләренең иң яхшыларын якладылар һәм нигезләделәр.