Иоково авыл китапханәсе “Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясендә катнашты. Әйдәп баручы китапханәче Арисова Лилия Николаевна чаралар һәм күргәзмә оештырды. Мәктәп укучылары белән берлектә Дан обелискы территориясен җыештырдылар. Миронова Екатерина һәм Храмова Екатерина ялгыз әбиләрнең хәлләрен белү өчен өйләренә бардылар. Авыл активистлары белән чишмә - кое территориясен җыештырдылар.
Атна ахырында игелекле эшләргә йомгак ясалды. Активистларга татлы бүләкләр тапшырылды.