Бүген Тәтештәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4-5 нче сыйныфларында “ТАССР төзелү турында декрет кабул итү” темасына сыйныф сәгатьләре узды. ТАССР төзелү Татарстан халкы тормышында зур вакыйга булып тора. Укучылар сыйныф сәгатендә Татарстанның тарихы, символикасы, күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары, шулай ук милли бәйрәмнәр турында да бик күп яңалыклар белделәр.