Тәтеш районыннан яшь талантлар мордва теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнаштылар!

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 2025 елның 29-30 гыйнварында Саранск шәһәрендә туган мордва теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада искиткеч чыгыш ясадылар.

Мәктәп вәкилләре - Романова Анастасия (9 класс), Абраконова Елена (9 класс) һәм Родионова Евгения (11 класс) тирән белемнәрен һәм мордва мәдәниятен яратуларын күрсәттеләр, барлыгы 8 җиңү һәм 1 призлы урын яуладылар.

Бу уңыш кызларның үзләренең таланты һәм тырышлыгы нәтиҗәсе генә түгел, ә аларның остазы – команданы олимпиадага әзерләгән Абракогова Галина Васильевнаның профессиональлеге нәтиҗәсе дә булды.

Киртәле мәктәбеннән яшь талантларның шундый дәрәҗәле төбәкара конкурста җиңүе яшь буын арасында туган телне һәм мәдәниятне уңышлы саклап калу һәм популярлаштыруның ачык мисалы булып тора. Кызларны һәм аларның укытучыларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International