“Балалар дөньясы” һәм “Могҗизалар иле”

2019 елның 20 сентябре, җомга

19 сентябрь көнне Тоншерма авылы китапханәсендә  кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен Константин Ушинскийның “Балалар дөньясы” һәм Ирина Токмакованың “Могҗизалар иле” дип исемләнгән әсәрләрен кычкырып укулар үткәрелде. Китапханәче балаларны бөек педагог һәм язучы К. Ушинский, шулай ук балалар шагыйре, прозаик һәм тәрҗемәче И. Токмакованың тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырды.  Балалар шагыйрәнең шигырьләрен һәм язучының әкиятләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, китаплар карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында  балалар киләчәктә танышу өчен китаплар алырга теләк белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International