Урюм авылы мәдәният йортының “Умарина” мордва халык фольклор ансамбле “Мәдәният мозаикасы” V республика этноконфессиональ фестивалендә катнашты

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

21 сентябрь көнне Урюм авылы мәдәният йортының “Умарина” мордва халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Анжелика Карягина) Казанда  узган “Мәдәният мозаикасы” V республика этноконфессиональ фестивалендә катнашты. Бу юлы чара “Милли костюм көне” кысаларында узганлыктан, бәйрәм чараларының төп тематикасы Татарстан халыкларының традицион киемнәре белән танышу, шулай ук аларны популярлаштыру булды. Фестиваль Казан Кремленең Спас манарасыннан (1 май мәйданы) Кремль яр буена кадәр узган милли киемнәр парады белән ачылды. Шулай ук фестиваль кысаларында интерактив мәйданчыклар: халык һөнәрләре буенча мастер-класслар; төрле халыкларның традицион уеннары, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе эшләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International