Хөрмәтле өлкәннәребез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм!
Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Күбегез әлегәчә эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә.
Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов