29 сентябрь көнне Зур Әтрәч авыл җирлегендә җирле шагыйрә, хезмәт ветераны, туган якны өйрәнүче, күп балалы ана Роза апа Фәйзуллинаның иҗат кичәсе булып узды. Аның яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итүгә якташлары, Тәтеш һәм Апас районнары авыллары халкы җыелды, Казан, Ульяновск, Мәскәү кунаклары килде. Чара “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Шагыйрәгә татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Заһир кызы Ибраһимова хакимият исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, Рәхмәт хаты тапшырды. Әдәби-музыкаль кичә җылы котлаулардан, күңел хатирәләреннән, матур җырлардан, шагыйрәнең сүзләренә иҗат ителгән җырлардан дәвам итте.