Көз көне җир өстенә коелган алтын яфраклар өстеннән йөрү, үзенә бер рәхәтлек бирә. Әгәр ул яфракларны өйләренә алып керсәң, алар шаккаттыргыч әйберләргә әйләнергә мөмкин. Моның өчен бераз фантазия һәм илһам гына кирәк.
Һәр көздә башлангыч сыйныфларда табигый материалдан, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән балалар һәм аларның әти-әниләре белән күргәзмә үткәрү традициягә әйләнде. Ата-аналар һәм башлангыч сыйныф укучылары «Көзге фантазия» күргәзмәсендә актив катнаштылар, үзләренең фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Барлык эшләнмәләр искиткеч килеп чыкты.