Иоково авыл китапханәсендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган “Мостай Кәрим шигырьләрен укыйбыз” дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Яшь китап укучыларны китапханәче Арисова Лилия Николаевна бөек шагыйрьнең биографиясе һәм аның бай иҗади мирасы белән таныштырды. Чара барышында укучылар “Мостай Кәрим – игелек һәм тынычлык җырчысы” дигән электрон презентация карадылар. “Мин – россияле”, “Ай төне” шигырьләре яңгырады. Екатерина Храмова “Рус кызы” шигырен укыды. Мостай Кәрим үзеннән соң кабатланмас һәм бәяләп бетергесез иҗади мирас, зур рухи байлык калдырды, ул киләчәк буыннар өчен илһам чыганагы булып хезмәт итәчәк.
