“Индивидуаль саклану чаралары”

2019 елның 25 октябре, җомга

25 октябрь көнне Олы Тархан  урта мәктәбендә Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 5-11 сыйныф укучылары өчен “Индивидуаль саклану чаралары” темасы буенча укыту-тренировка дәресләре үткәрелде. Чараны ТР ППСның Апас отряды хезмәткәрләре Куйруков Л.С. һәм Зафаров Р.Р. үткәрделәр. Балалар хәрби киемнәрнең авырлыгы - якынча 8 кг, сулыш аппараты - 12-15 кг, итекләр - 5 кг, каска - якынча 1 кг икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International