Ел саен Бөтендөнья сыйфат көне дөньяның күпчелек дәүләтләрендә билгеләп үтелә. Бу көнне Европада, Азиядә һәм Америкада сыйфат проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук җитештерелә торган продукциянең югары сыйфатлы булуына, кешеләрнең лаеклы тормышын һәм аларның тотрыклы үсешен тәэмин итү максатларында җәмгыять белән идарә итү сыйфатына зур әһәмияткә ия чаралар үткәрелә.