Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында “Рус медвежонок” дип исемләнгән Халыкара бәйге-уен булып узды

2019 елның 15 ноябре, җомга

14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында “Рус медвежонок” дип исемләнгән Халыкара бәйге-уен булып узды.

Уен биш яшь төркемнәр буенча узды: 2-3, 4-5, 6-7, 8-9 һәм 10-11 нче сыйныфлар. Аларның һәркайсына рус теле һәм лингвистика буенча биремнәрнең үз варианты тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта эшләр төбәкара оештыру комитетына җибәрелде, анда җаваплар бланкларын компьютер ярдәмендә тикшерү башкарыла.

Нәтиҗәләр 2020 елның 14 февралендә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International