20 апрель Тәтеш районы мәдәният йортында «Ханжина П.С. ис. 1 нче номерлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГУ укучылары өчен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган «Вакыт чиклеге: Буыннар хәтере» патриотик сәгате булып узды.
Очрашу барышында укучылар тарихның фаҗигале битләренә чумдылар, оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкка каршы җинаятьләр, совет кешеләренең батырлыгы һәм ныклыгы, шулай ук киләчәк буыннар өчен тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында белделәр.