Ханжин П.С исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары атна дәвамында Тәтеш районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Балалар өчен музей залы буйлап төрле экспозицияләр белән беррәттән кызыклы экскурсия дә үткәрелде. Укучылар бик теләп тыңладылар, зур кызыксыну белән Тәтеш һәм Тәтеш районы сугышы ветераннарының экспонатларын, фотосурәтләрен , орден-медальләр белән бүләкләнүчеләрнең исемлекләрен дә карадылар. Витриналарда – бүләкләр һәм бүләк таныклыклары, Рәхмәт хатлары, фронттан язган хатлар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре, корал макетлары. Укучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар музейда күргәннәреннән бик канәгать калдылар.