2019 елның 16 декабрендә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумның 1( беренче) курс студенты Дрожжина Серафима Түбән Кама шәһәренең Халыклар бердәмлеге йортында үткәрелгән беренче курс студентларына багышланган республика фестиваленең гала концертында катнашты.
Гала концертта Татарстанда узган фестивальга йомгак ясалды. Идел алды зонасы СССУЗлары арасында Тәтеш авыл хуҗалык техникумның беренче курс студентлары “Оригиналь жанр” наминациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр, ә Дрожжина Серафима “Музыкаль юнәлеш” номинациясендә иң яхшы дип табылды һәм Гран- при алды.