Тәтеш районы халкын якынлашып килүче Яңа ел белән район Башлыгы Рәмис Сафиуллов котлый

2024 елның 31 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле тәтешлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Сезне якынлашып килүче бәйрәмнәр - Яңа ел һәм Раштуа белән чын күңелдән котлыйм!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең алда торган бурычларның мөһимлеген исәпкә алып, 2025 ел Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Өйләреннән еракта Ватаныбызның, гаиләләребезнең иминлеген һәм үсеп килүче буыннарның киләчәген тәэмин итүче Ватаныбызны саклаучыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Якташларыбыз-чын геройлар –  без сугышчыларыбызга тиешле ярдәмне күрсәтүне, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Җиңү безнең кулда булачак!


Яңа ел нинди булачагы бары тик бездән генә тора. Эштә һәм укуда уңышка ирешү омтылышларыннан, яхшы башлангычлардан, файдалы эшләрдән һәм казанышлардан. Ышанам ки, без бергәләп бөтен ниятебезне тормышка ашыра алачакбыз. 2025 ел барыгызга да иминлек һәм чәчәк ату, якты җиңүләр һәм казанышлар алып килсен!

Барыгызга да бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!

Яңа 2025 ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International