27 гыйнвар көнне “Укучының мәдәни нормативы” республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре “Зур сугыш эпизодлары” исемле китап күргәзмәсе әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чара Тәтеш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында узды. Алып баручылар Ленинград халкының фаҗигале язмышы, үлем һәм үлемсезлек, җиңүгә һәм иртәгәсе көнгә ышаныч турында сөйләделәр. Балаларга “Ленинград блокадасы” дигән видеофрагментлар һәм видеопрезентация күрсәтелде. Без рус сугышчыларының сугышчан батырлыгы белән горурланырга хокуклы. Ата-бабаларыбыз, аларның эшләре һәм батырлыклары турында хәтер үсеп килүче буын йөрәкләрендә яшәргә тиеш.