“Тәтеш балкышы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Балигъ булмаган балалар яши торган гаиләләрнең торак урыннарында янгыннарны кисәтү максатыннан “Тәтеш балкышы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгын хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә Тәтеш районы территориясендә яшәүче 46 күп балалы гаилә торак йортларына автоном янгын хәбәрчеләре кую буенча эш алып баралар.

Элегрәк күп балалы гаиләләр, социаль куркыныч, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр яши торган 97 торак бина янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылган иде.

Хәбәрчеләр урнаштыру барышында, ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International