3 февраль көнне Кече Шәмәк башлангыч мәктәбе – балалар бакчасының мәктәпкәчә төркем тәрбияче Числова Алевтина Петровна ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Татарстан - минем Республикам” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы символларын (флаг һәм герб) буядылар. “Минем Татарстан” фильмын карадылар. Шулай ук балалар туган якның гореф-гадәтләре белән таныштылар. “Чүлмәк сатабыз” рус халык уенын, “Тимербай” татар уенын уйнадылар.
Балалар туган як – Татарстан турында бик күп файдалы мәгълүмат белделәр.