Тәтеш район мәдәният йортында татар юмор театрының “Мунча ташы” спектакле була

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Игътибар, анонс!   Хөрмәтле тәтешлеләр, шәһәребез һәм районыбыз кунаклары! 6 апрельдә Тәтеш районы мәдәният йортында узачак “Мунча Ташы” татар юмористик театры сезне юмор һәм сатира дөньясына чумарга, көнкүреш эшләре турында онытырга, яраткан артистлар компаниясендә ял итәргә чакыра. 

Яраткан артистлар: Гамил Әсхәдулла, Искәндәр Мотыйгулла, Рөстәм Рахманкул, Әнфис Кәлимуллин, Илгиз Гыйльфанов, Рөстәм Хәсәнов һәм башка артистлар - яңа “Кырыкта да кызыкта” программасын әзерләделәр!

Сыйфатлы юмор, күңелле мәзәкләр һәм әлбәттә, республиканың талантлы артистларының профессиональ уены белән ләззәтләнегез, барыгызныда көтеп калабыз!

Концертның озынлыгы 2 сәгать 45 минут, шул исәптән антракт 15 минут. Башлана 18.30 сәгатьтә. 

Билетлар район мәдәният йорты кассасында.  Белешмәләр өчен телефон: 8(84373) 2-57-40.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International