“8 Март көне белән” Совет открыткалары күргәзмәсе

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Олы Тормы авыл китапханәсендә балалар Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган котлау открыткалары ясадылар.

21 гасырда кәгазь открыткаларга ихтыяҗ көннән-көн кими бара. Хәзер күпчелек кеше электрон открыткага өстенлек бирә. Ә СССРда нинди открыткалар бар иде соң? Күргәзмәдә әниләр һәм әбиләр 8 Мартта алган иң яхшы открыткаларны күрергә мөмкин. СССРда "8 Март көне белән" открыткаларын бары тик 1952 елдан гына бастыра башлыйлар. Ел саен 80 төр открытка чыгарыла, аларны булдыру өстендә иң яхшы рәссамнар эшли. Открыткалар аларның адресатлары белән тыгыз бәйләнгән: гаилә фотосурәтләре белән бергә сакланган, интерьерларны бизәгән, аларны яратып коллекцияләгән һәм мирас буенча тапшырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International