14 мартта күп кенә илләрдә Халыкара Елгалар көне билгеләп үтелә. Әмма бу исем чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде, элек бу дата башка исемгә ия иде – Халыкара плотиналарга каршы көрәш көне, шулай ук Елгаларны, суны яклау көне. Хәзерге җәмгыятьтә су ресурсларының торышы турындагы мәсьәлә бик кискен тора. Чөнки елгалар шактый күңелсез хәлдә.
Дөньяга экологик караш нигезләре, экологик культура башлану, кыйммәтләр системасы мәктәпкәчә яшьтә нигезләнә. Бу максат белән “Әкият” балалар бакчасында берничә чара үткәрелде.
