Диңгез кешене үзенең серлелеге белән генә түгел, бай су асты дөньясы белән дә җәлеп итә. Июль ахырында Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне билгеләп үтелә. Менә безнең балалар бакчасында да балалар бу гаҗәеп хайваннар турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Педагоглар белән бергә балалар китлар һәм дельфиннар, аларның төрләре, туклану турында сөйләштеләр, аларның ничек сулаулары турында белделәр.

