Мәктәпкәчә урманчылык" проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге «Әкият» балалар бакчасы» «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм “Тәтеш урман хуҗалыгы” ДБУ белән актив хезмәттәшлек итә

2020 елның 14 августы, җомга

Тәтеш шәһәренең «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы администрациясе «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе Ранил Заһит улы Рәхмәтуллинга һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Рәис Шамил улы Халитовка балалар мәйданчыкларын төзекләндерү өчен пиломатериаллар алуда, аерым алганда комлык һәм эскәмияләрне яңартуда спонсорлык ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Меценатлык һәрвакыт мактаулы шөгыль булып санала.  Сезнең шушы игелегегез һәм балалар бакчасы тормышында катнашуыгыз сезгә санаусыз уңышлар булып әйләнеп кайтсын.

Сезгә һәм сезнең коллективларга иминлек, сәламәтлек телибез һәм киләчәктә дә үзара аңлашып, нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International