Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы авиация тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия һава флоты көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәр - ул тормыш өчен куркыныч һәм кеше көче һәм мөмкинлекләренең ныклыгына даими сынау белән бәйләнгән авыр хезмәт. Очучылар, штурманнар, авиатехниклар, авиадиспетчерлар, инженерлар, очышларны тәэмин итүче җир өсте хезмәтләре белгечләре үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны намус белән үти һәм илебез авиаторларының иң яхшы традицияләрен арттыра. Сезнең көйле һәм өзлексез эшегез пассажирлар иминлеген тәэмин итүгә һәм йөкләрнең сакланышын тәэмин итүгә ярдәм итә, республиканың социаль-икътисади тотрыклылыгы һәм уңышлы үсеше гарантиясе булып тора.
Бәйрәм алдыннан сезнең үз һөнәрегезгә фидакарьлегегез, кыюлыгыгыз, осталыгыгыз һәм яңа үрләргә армый-талмый омтылуыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез! Язмышларын авиация белән бәйләгән һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет, аяз күк йөзе, уңышлы очышлар телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов