Мәдәният яңалыклары

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе

25 сентябрь Зур Әтрәч авылыннан Фәйзуллиннар гаиләсе Апаста узган "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез" шәҗәрәләр конкурсының зона этабында катнашты. Үзенең шәҗәрәсен тәкъдим итүдән тыш, Тәтеш районында гына түгел, Татарстан Республикасында да билгеле булган әлеге искиткеч иҗади гаилә милли һәм  гаилә ашлары күргәзмәсе белән таныштырды, ә сәхнәдә "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем туган ягым" дигән визит карточкасын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Фәйзуллиннар гаиләсе призлы икенче урынны яулап,  диплом һәм сертификат белән бүләкләнде. Конкурс программасын әзерләүдә Тәтеш районы татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова ярдәм күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International