Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Сезнең эшчәнлегегез районның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә, уңай социаль-икътисадый вазгыять булдыруда зур роль уйный. Районара салым инспекциясендә эшләүчеләргә югары һөнәри осталык һәм вазифага җаваплы караганнары өчен рәхмәтемне белдерәм.
Барыгызга да дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл иткәндә җаваплылык һәм таләпчәнлек телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә, шулай ук тармак ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов