«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2020/2021 еллар чемпионат циклындагы Татарстан Республикасының “янгын куркынычсызлыгы” компетенциясе буенча төбәк чемпионатын ябу тантанасы

2020 елның 28 ноябре, шимбә

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында «Яшь профессионаллар» чемпионатларының ике атнасы узып та китте. «Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясе буенча төбәк чемпионатының ябылу тантанасын игълан итеп, янә фанфаралар яңгырый. Көллиятнең актлар залында ярышларда катнашучылар тезелгән, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары яңгырый. Көллият директоры Татьяна Юрьевна Адаева сафлар төзелеше өчен җаваплы А. Н. Вериаловтан рапорт кабул итә.

«Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясе буенча төбәк чемпионатында катнашучылар янгын башнясына штурм баскычы буенча күтәрелеп,  зыян күрүчене коткару, эвакуация планын төзү, янгын сүндерү эстафетасы, янгын сүндерүченең хәрби киемен кыска вакыт эчендә кию, янгын сүндерүгә тулы хәзерлекне җәелдерү һәм башка сынауларда төбәктә иң яхшысы булырга омтылдылар.

 Көллиятнең Ворлдскиллс компетенцияләре буенча махсуслаштырылган үзәк мөдире М. А. Минкина чемпионатның баш эксперты И. И. Арслановка һәм баш эксперт урынбасары А. Е. Ткаченкога, шулай ук бәйсез экспертлар - гамәлдәге янгын сүндерүчеләр Р. Х. Хисмәтуллин һәм М. В. Дородновларга сертификатлар тапшырды.

Колледж курсантлары - "Ворлдскиллс Россия 2020" VIII Милли чемпионатында катнашучылар: Илья Кучер, Лев Дормидонтов, Алексей Семагин, Денис Лукьяновлар да Чемпионатның экспертлары булдылар.

Чемпионатның ябылу тантанасында шулай ук «коткару эшләре» һәм «янгын куркынычсызлыгы» компетенцияләренең төбәк чемпионатларында  конкурс мәйданчыкларының өзлексез эшләвен тәэмин итеп торган, социаль өлкәдә ярдәм күрсәткән, командаларны озатып йөргән волонтерларга аерым рәхмәт белдерелде. Волонтер сертификатларын аларга чемпионат мәйданчыкларының техник эксперты, директор урынбасары А. С. Кавин тапшырды.

Чемпионатның төп каһарманнары, билгеле инде,  аның катнашучылары. Аларның Һәркайсы үз мөмкинлекләренең бүгенге көнгә иң югары нәтиҗәләрен күрсәтте. Чемпионатта катнашучыларның барысына да статусларын раслаучы сертификатларны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев тапшырды. Аркадий Борисович курсантларга, көллиятне уңышлы тәмамлап, җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан профессиналлар булуларын теләде.

Югары профессиональ дәрәҗәдәге хезмәтләренә рәхмәт билгесе булып, алкышлар яңгырый

 Чемпионатның ахыргы нәтиҗәләр исә  2020 елның 5 нче декабрендә билгеле булачак.

В.В. Петровна, С.С. Арсланова - чемпионатның мәгълүмат хезмәте.

Фролагина Натали и Артем Прутсков – фото.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International