Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм дәү әниләр!

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәм! 

Җир йөзендә иң матур, иң газиз сүз ул - әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни йөрәге - иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми - сүрелми. Бәрәкәтле, имин, тыныч тормышка барытик әниләрнең хәер-догасы, аларның фатихасы аша гына ирешеп була. Барытик ана мәхәббәте генә җирдә могҗизалар тудыра. Безне авырулардан, хәвеф-хәтәрләрдән йолып калган әниләребез, көннәрдән бер көнне олыгаеп, үзләре ярдәмгә мохтаҗ булып кала. Әниләребезгә карата мәхәббәтебез, мәрхәмәтебез, ихтирамыбыз никадәр тирән булса, тормышыбыз да шулкадәр шатлыклы һәм яктырак узар.

Бүген төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә кечкенәдән ук ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган, аларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, яхшы тәрбия биреп үстерүче районыбызның мәрхәмәтле аналарына тирән ихтирам, хөрмәт һәм рәхмәтемне җиткерәм. 

Күрсәткән игелегегез һәм йөрәк җылыгыз өчен, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә, Әниләр. Бары тик сез генә җир йөзен якты, имин һәм мәрхәмәтле итәрдәй көч, мәхәббәт бирә аласыз. 

Бәйрәм уңаеннан мин сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. 

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы         Р.Х. Сафиуллов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International