.Бөтендөнья кыргый табигать көне кысаларында «Каенкай» балалар бакчасының өлкән төркем балалары кунакларны Шалун һәм Тихоня эколятларын каршы алды. Алар балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау турында сөйләделәр. Балалар аны саклау өчен нәрсә эшли алачаклары турында кызып-кызып фикер алыштылар. Балалар кунаклар белән бергә чәчәкләр, балалар бакчасын бизәү өчен үсентеләр утырттылар. Шалун һәм Тихоня аларга «Табигатьне яратыгыз һәм саклагыз» дигән плакат ясарга, аны рәсемнәр һәм журналлардан кисемнәр белән бизәргә ярдәм иттеләр.
Бүген бөтен дөнья табигый төрлелекне саклау турында уйлана һәм без шәһәр халкына «Табигатьне яратыгыз һәм саклагыз»дип мөрәҗәгать итәбез.
.jpg)
.jpg)