Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Әбием сандыгы” дип исемләнгән дәрес үткәрелде

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татар халкының онытылган изге бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен торгызу һәм саклап калу, үткән заманның матурлыгын күрсәтү максатыннан Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә “Әбием сандыгы” дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Анда балаларны татар бизәкләре белән таныштырдылар, сөйләмдә милли киемнәрнең атамаларын һәм бизәүләрен кулланырга өйрәттеләр, балаларга татар милли киемнәре белән кызыксынырга тырыштылар. Бергәләп “Татар алъяпкычы” аппликациясен ясадылар. Аннары балалар белән мәктәп музеена бардылар. Балаларның соклануын сизми калу кыен булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International