Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Без-Тукай оныклары» тантаналы чарасы булып узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
26 апрель көнне Тәтеш районы мәдәният йортында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышланган «Без-Тукай оныклары» дип исемләнгән тантаналы чара булып узды. Мәдәният йорты фойесында Г.Тукай әсәрләре буенча республика рәсем конкурсының район этабында катнашучыларның эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителде. Тантаналы чараны Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов ачып җибәрде, җыелучыларны котлап, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Тәтеш районында яшәүче барлык милләт вәкилләренең туган телләрен саклау һәм популярлаштыру буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Программа Габдулла Тукай әсәрләре буенча районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары әзерләгән иҗади концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәм ахырында «Иделкәй» татар вокал ансамбле башкаруында «И туган тел, и матур тел» дигән җыр яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International