Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән яшьлек бәйрәме - Россия яшьләре көне белән котлыйм!
Яшьлек - һәр кеше тормышында иң матур һәм романтик чор. Бүген безнең дәүләтебезгә белемле, максатчан, энергияле, илнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кертергә лаеклы яшьләр кирәк.
Нәкъ менә Сезгә, яшьләргә, безнең районның күркәм традицияләрен дәвам итәргә кирәк. Яшь тәтешлеләрнең уңышлары – ул безнең районның тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы. Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, һәрвакыт алга барыгыз, яшьлегегезнең кадерен белеп яшәргә насыйп булсын!
Дуслар! Барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет, үз-үзегезгә ышаныч, тугрылыклы дуслар, уңышлар һәм яхшы кәеф телим! Сезнең барлык хыялларыгыз һәм иң кыю планнарыгыз тормышка ашсын! Сезгә яңа җиңүләр һәм уңышлар телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов