1 сентябрь-Белем көне! Китап, чәчәкләр, дуслар, елмаюлары, яктылык бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен безнең мәктәпнең ишекләре яңадан ачылды.
Традиция буенча 1 сентябрь көнне безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелә. Ял иткән балалар барысы да янә мәктәп ишегалдына җыелдылар. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар.
Матур итеп чәчәк бәйләмнәре белән бизәлгән укучылар, укытучылар һәм ата-аналар мәктәп ишегалдын тулдылар. Музыка яңгырый, тантаналы линейка РФ һәм ТР гимннары астында башланып китте. Традиция буенча тантаналы линейканы мәктәп директоры Халитова Миләүшә Мөниб кызы ачты. Ул мәктәп укучыларын яңа уку елы белән котлады, укуларның авыр, әмма шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт икәнлеген билгеләп үтте. Яңа уку елы һәркем өчен якты һәм нәтиҗәле булсын, иҗат, кызыклы һәм файдалы аралашу, балаларны да, аларның педагогларын да рухи, интеллектуаль яктан баетсын. Җавап сүзе белән беренче сыйныф укучылары чыгыш ясадылар, алар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Линейкада "Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәре Башкарма комитеты" МКУ җитәкчесе Тегулев Андрей Владимирович катнашты. Андрей Владимирович балаларны уку елы башлану белән котлады һәм беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук беренче сыйныфка баручыларга Ак Барс Банк һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан истәлекле бүләкләре тапшырылды. Тантаналы линейкадан соң укучылар үз классларына таралыштылар, анда сыйныф җитәкчеләре балалар өчен « Минем Ватаным - Татарстан», « Тәтешкә- 240 ел», « Туган ягым», Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Тәтеш шәһәренең 240 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.