Россия Герое белән очрашу

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

6 декабрь көнне Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Иске Чүпрәле авылы мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган традицион чарада катнаштылар. Чара герой-якташлар аллеясына чәчәкләр салу белән башланып китте, аннан соң Иске Чүпрәле авылында туып-үскән Россия Федерациясе Герое Хәйруллин Газинур Гарифҗан улы белән истәлекле очрашу булды.

Хәйруллин Газинур Гарифҗан улы - очучы, Россия Герое. Әфганстандагы Кандагар шәһәре янында аэродромга мәҗбүри рәвештә утыртылган Ил-76 самолетының икенче пилоты. Бер елдан соң, 1996 елның августында самолет экипажы әсирлектән кача. Газинур Гарифҗан улы бу 378 көнне искә алырга яратмый. «Әсирлетәге  халәтне бер сүз белән генә әйтеп булмый, һәр көн  соңгысы булыр дип уйлыйсың, ә алар үтә дә үтә... һәм шулай 378 тапкыр», - дип сөйләде Газинур Гарифҗанович. Үз гомерендә безнең Герой самолет штурвалы артында 9 мең сәгать үткәргән.  

Герой белән очрашу, аның шул кырыс сугыш турындагы хикәясе кадетларны таң калдырды һәм аларга чын батырлык үрнәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International