Хөрмәтле Тәтеш районы халкы!

2024 елның 26 апреле, җомга

Сезне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуы  һәм Туган тел көне белән котлыйм!

Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу  төшенчәләр аерылгысыз, чөнки Габдулла Тукайның иҗаты татар теленең чисталык һәм сәнгатьлелек үрнәгенә әйләнде. Тукайның искиткеч гүзәл сәнгать әсәрләре күп буын вәкилләрен тәрбияләүгә зур өлеш керттеләр, ә “Туган тел” шигыре бүгенге көндә дә халкыбызның гимны булып тора.

Һәр яңа буын Тукай иҗатында бүгенге тормыш сорауларына җаваплар таба, татар шигърияте даһиен яңабаштан ача. Без аның әдәби геройлары аша ватанпәрвәрлеккә, туган илебезне, якыннарыбызны яратырга өйрәнәбез. Бүгенге көндә бу тойгылар бик көчле һәм актуаль!

Хөрмәтле дуслар, чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар, бәхет телим!

Тәтеш муниципаль районы башлыгы           Р. Х. Сафиуллов

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International