10 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара Кеше хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.
Бу көн һәр сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, дәүләт хезмәткәре, аңа җәмгыять йөкләгән функцияләрне үтәп, беренче чиратта кеше хакына эшләргә тиеш, дип искәртә.
Шулай ук шуны аңларга һәм истә тотарга кирәк: кеше хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү турыдан-туры безнең республиканың һәр гражданины җәмәгать тормышында актив катнашуга бәйле. Безгә, барыбызга бергә, Кеше хокукларын саклау һәм яклау безнең дәүләт сәясәте нигезләнә торган төп приоритет булып калсын өчен, барысын да эшләргә кирәк.
Безнең киләчәк - безнең кулларда.
Чын күңелдән барыгызга да тынычлык, татулык һәм чәчәк ату, законлы хокукларны һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов