21 март-Бөтендөнья шигърият көне

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Тәтеш шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары өчен, «Яңгыравыклы шигырьләр тамчысы»дип исемләнгән шигъри минут үткәрделәр. Элеге чарада укучылар шигырьнен, ни өчен кирәклеге  турында  фикер алыштылар. Слайд презентациясе фонында «авторны тап» һәм «рифмасын тап» конкурсларында катнаштылар, «шигырь сөйлә», «кем юллары?»дигэн сорауларга жавап бирделэр.  Балалар Көмеш гасыр шагыйрьләрен һәм аларның иҗатын искә төшерделәр. Һәрберсенең үзен нәфис сүз остасы буларак күрсәтте һәм яраткан шигырьләрен, үз фикерләрен дуслары белән уртаклашу мөмкинлеге туды. Әлеге чара укучыларда иҗади кызыксыну һәм шигърияткә мәхәббәт уятуда ярдәм итте. Шигырьне яратыгыз, шигырьләр укыгыз, алар тормышыбызны тагын да матуррак, баерак итәләр, аны мәхәббәт һәм матурлык белән тулыландырачак!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International